Үзәк китапханәгә кунаклар - район башлыгы киңәшчесе Могыйзов Ә.С., "Ватаным Татарстан" газетасы журналисты Минһаҗев Р.Р. Чирмешән мәчете имам-хатыйбы Рамил Ибраһимовлар килде. Кунаклар "Ислам дине айлыгы", "Китапларда тарих чагылышы" исемле китап күргәзмәләре белән таныштылар, гаилә кыйммәтләре турында кинофильм карадылар.