Гражданнар оборонасы эшләре министрлыгы татарстанлыларны бозга чыкмаска өнди

2016 елның 9 ноябре, чәршәмбе

 Гражданнар оборонасы эшләре министрлыгы татарстанлыларны бозга чыкмаска өнди
Сулыклар боз белән каплана гына башлады.

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда яшәүчеләрне сулыклар өстендәге бозда йөрү куркыныч булуы турында кисәттеләр, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Коткаручылар кышкы сезонны ачарга ниятләүче балыкчыларны, шулай ук боз өсте аша юлны кыскартырга уйлаучыларны һәм бозда уйнарга теләүче балаларны кисәтә.

"Татарстан елгалары, күлләре һәм буалары боз белән каплана гына башлаган. Нык булмаган бозга басу куркыныч", - диелгән ведомство хәбәрендә.

Шулай ук министрлыкта боз ныгыганны күп көтәсе калмады, сабыр булырга кирәк, дип билгеләп үтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International