Гражданнар оборонасы эшләре министрлыгы татарстанлыларны бозга чыкмаска өнди
Сулыклар боз белән каплана гына башлады.
Татарстанда яшәүчеләрне сулыклар өстендәге бозда йөрү куркыныч булуы турында кисәттеләр, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.
Коткаручылар кышкы сезонны ачарга ниятләүче балыкчыларны, шулай ук боз өсте аша юлны кыскартырга уйлаучыларны һәм бозда уйнарга теләүче балаларны кисәтә.
Шулай ук министрлыкта боз ныгыганны күп көтәсе калмады, сабыр булырга кирәк, дип билгеләп үтәләр.