Бүген, 2016 елның 10 ноябрендә Чирмешән районында тантаналы шартларда паспортлар тапшырдылар.
Чара яшьләрнең ял итү үзәгендә узды. Районның 55 яшь гражданины паспортлы булды. Быел барлыгы 207 яшь кеше паспорт алган.
Әлеге тантаналы чарада район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова, Чирмешән районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлекчәсе начальнигы урынбасары Дмитрий Ефимов, УФМС территориаль пункты начальнигы Наилә Мәссарова һәм ата-аналар катнашты.