Югары Кармалка авылыннан Миронова Валентина Николаевна бүген 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2016 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе

Валентина Николаевнаны юбилее белән район башлыгы урынбасары  Миләүшә Батыршина, район социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина, Түбән Кармалка авыл җирлеге башлыгы Ринат Сибгатуллин котлады.

Миләүшә Тәүфыйковна  юбилярга РФ Президенты В.В.Путинның котлау хатын һәм район башлыгы исеменнән котлауларын җиткерде. Ул Валентина Николаевнага  сәламәтлек, озын гомер теләде һәм истәлеккә бүләк тапшырды.

Валентина Миронованы олы юбилее белән котларга балалары, оныклары һәм туганнары да җыелган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International