2016 елның 10 ноябрендә "Чирмешән" балалар яшүсмерләр сорт мәктәбендә бөтендөнья яшьләр көне уңаеннан "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" уены үткәрелде. Уенда Нурлат агарар техникумының Чирмешән филиалы, Чирмешән лицее, икенче Чирмешән мәктәбе һәм кадет мәктәп-интернаты командалары көч сынашты. Көчле уеннардан соң икенче Чирмешән мәктәбе өченче урынга чыкты, икенче урынны лицей һәм техникум командалары бүлеште, беренче урында кадет мәктәп-интернаты командасы. Җиңүче команданың капитаны Егор Кирдяновка уенның символы - ябалак сыны һәм Диплом тапшырылды.