2016 елның 10 ноябрендә Урманасты Үтәмеш авыл мәдәният йортында "Чирмешән гүзәле - 2016" конкурсының зона туры узды.
Конкурста катнашкан сигез кыз да үзләрен күрсәтә алды: алар сорауларга да җавап бирде, тәмле ризыклар да әзерләгәннәр, җырладылар да, биеделәр дә. Жюрига җиңүчеләрне билгеләү дә авыр булда, чөнки алар барысы да моңа лаек иде. Урманасты Үтәмештән Хөсәенова Айгөл Илшат кызы өченче урынга ия булды. Монда авыл мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Хөсәенова Гөлфирә Камил кызының да өлеше зур. Бу турның җиңүчеләре март аенда финалда очрашачак, Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан "Чирмешән гүзәле" ачыкланачак.