Чирмешән авыл җирлегендә 1316500 сум үзсалым акчасы җыелды. Моңа тагын бюджеттан 2616000 сум да кушылган. Бүген шуның 703850 сумы үзләштерелгән. Референдумда бу акчалар зират коймаларын тотарга, елга аша җәяүлеләр күпере ясауга һәм урам яктырткычларына тотырга килешенгән иде.
Чирмешән авыл җирлегендә җыелга үзсалым акчасына Липки, Титов поселокларындагы, Сотников хуторындагы зиратларның коймалары тотылды. Хәзерге вакытта Свобода посеогы зираты коймалана. Бу эшләрне "Щит" җәмгыяте эшчеләре башкара, җитәкчеләре Фәрхад Мортазин.
Шулай ук бу акчалар Чирмешән елгасы аша салыначак җәяүлеләр юлы проектын ясауга да тотылды. Хәзер торгилар бара, ул үтү белән эшкә керешәчәкләр.
Үзсалым акчасының бер өлеше урам яктырткычларына тотылды. Чирмешән урамнарына яктырткычлар куелды, Түбән Чегодай авылында да 14 яктырткыч урнаштырылды. Бу эшләрне "Энерготехсервис" җәмгыяте башкарды, җитәкчеләре Илдар Нуруллин.