2016 елның 15 ноябрендә Нурлат аграр техникумы филиалында "Пешекче эше" буенча Яшь профессионаллар (Woridskills Russia) конкурсы узды. Конкурста Матягина Антонина, Хөснуллина Гөлгенә, Миначева Айзилә, Мигердерова Анастасия, Хөснетдинова Алсулар катнашты. Өченче курсс студенты Матягина Антонина беренче булды. Ул декабрь башында Казан шәһәрендә төбәк чемпионатында катнашачак.