Түбән Кәминкә авылыннан Фәсхетдинов Минхәниф Гайфетдин улына 90 яшь тулды

2016 елның 16 ноябре, чәршәмбе

Түбән Кәминкә авылыннан Фәсхетдинов Минхәниф Гайфетдин улына 90 яшь тулды. 

Минхәниф Гайфетдин улын юбилее белән Район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина, район социаль яклау бүлеге  начальнигы Рушания Әхмәдуллина, Түбән Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Рәдиф Халиковлар котлады.

Миләүшә Тәүфыйковна  юбилярга РФ Президенты В.В.Путинның котлау хатын һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән котлаулар җиткереп, истәлек бүләге тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International