Бүген, 2016 елның 16 ноябрендә, Бөтенроссия наркотикларга каршы акция кысаларында яшьләрнең ял итү үзәге хезмәткәрләре полиция хезмәткәрләре белән берлектә "Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит!" темасына чара оештырдылар.
Чирмешән муниципаль районы полиция бүлекчәсенең балигъ булмаганнар эшләре буенча испекторы Чулпан Мөбәракшина укучылар белән әңгәмә үткәрде.