Чирмешәндә Бөтерроссия балаларга юридик ярдәм көне үтте

2016 елның 18 ноябре, җомга

Бүген, 2016 елның 18 ноябрендә  беренче Чирмешән мәктәбендә  Бөтенроссия балаларга юридик ярдәм көненә багышланган чара  үтте.

Бу чрада Чирмешән полиция бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча өлкән инспекторы Чулпан Мөбәракшина,  Чирмешән нотариаль округының нотариусы Ландыш Фәсхетдинова,  район социаль ярдәм бүлегенең юрисконсультанты Виталий Султанов, район инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе урынбасары Ирина Митяева, районның балалар хокуклары буенча  вәкиле Лилия Нуретдинова, район Советының юридик бүлеге начальнигы Татьяна Руновалар ктнашты.

Балалар иң элек презентация карадылар, үзләренед хокуклары һәм бурычлары белән таныштылар. Укучылар  чара барышында белгечләргә үзләрен кызыксындырган сорауларын җиткерделәр һәм җаваплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International