Бүген, 2016 елның 21 ноябрендә Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Фаяс Минһаҗев район оешмалары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән атналык киңәшмә үткәрделәр.
Киңәшмә бүләкләүдән башланып китте.
Районны социаль-икътисади үстерүгә керткән өлешләре, намуслы һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен Чирмешән муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнәләр:
-Чирмешән районы Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе - Ганиева Светлана Сарим кызы;
-Чирмешән районы "Алга" хуҗалыгының баш бухгалтеры - Әхмәтҗанова Тәскирә Гайсә кызы.
Утырышта катнашучылар мәдәният һәм мәгариф өлкәсендәге мәгълүматлар, салым һәм торак колммуналь хуҗалык өчен бурычларның җыелуы, "Коммуналь челтәрләре"нең эшчәнлеге, шәхси хуҗалыклардын сөт җыю хакында мәгълүматлар тыңладылар. Район хәрби комиссариаты начальнигы Дмитрий Палаткин көзге чакырылыш барышы белән таныштырды.