Мошенниклар корбаны булмас өчен ни эшләргә

2016 елның 22 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә социаль мошенниклык - өлкән яшьтәге гражданнарны, иң аянычы, Бөек Ватан сугышы ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен мошенниклык юлы белән алдау очраклары кабатлана. Җинаятьчеләр социаль, коммуналь служба хезмәткәрләре сыйфатында ышанучан ветераннарның дистәләрчә, йөзләрчә мең сум акчаларын алдап алалар. Фатирыгызны ремонтлыйбыз, счетчик алыштырабыз, ташламалы путевка бирәбез, моның өчен алдан акча бирергә кирәк дип алдыйлар. Я булмаса, бер файдасыз медицина приборлары, бөтен авыруга дәва булырдай “дарулар” сатып китәләр. Гадәттә мондый “кармак”ка 55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар, 60 тан узган ир-егетләр, 1-2 группа инвалидлар каба.

Мошенниклар корбаны булмас өчен ни эшләргә соң?

 Беренчедән бервакытта да таныш түгел кешеләрне фатирыгызга, йортыгызга кертмәгез. Әгәр чит кеше үзен полиция, дәүләт оешмасы хезмәткәре дип таныштырса, аның исем, фамилиясен, нинди максаттан килүен, таныклыгын күрсәтүен сорагыз. Аннары ул атаган оешмага шалтыратып мондый хезмәткәрнең барлыгын, нинди максаттан җибәрелгәнлеген белешегез. Әгәр таныш түгел кеше көч кулланып керергә омтылса, күршеләрегезне чакырыгыз, полициягә, туганнарыгызга шалтыратыгыз. Чит кешегә документларыгызны бирмәгез, акча алыштырмагыз.  Йортка килеп көнкүреш техникасы, дарулар, ашамлыклар, косметика һәм башкалар тәкъдим итүчеләрдән товар алмагыз.

Якыныгыз авариягә эләкте, җинаять эшләде дип шалтыратсалар, башта шул туганыгызга үзегез шалтыратып хәлен белегез.

Әгәр инде мошенниклар корбаны булсагыз, кичекмәстән полициягә хәбәр итегез, җинаятьчеләрнең тышкы кыяфәтен, аерым билгеләрен истә калдырырга тырышыгыз. Бу аларны эзләүне җиңеләйтер.

Иң мөһиме, һәрвакыт игътибарлы, таныш түгел кешеләргә карата сак булыгыз, алдаркаракларның хәйләсенә эләкмәгез.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International