"8(843)293-24-68 Ышаныч телефоны" - гаилә парларына психологик ярдәм күрсәтүче махсуслаштырылган хезмәт

2016 елның 22 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә 2016 елның сентябрендә "8(843)293-24-68 Ышаныч телефоны" - мөнәсәбәтләрендә кризис кичерүче, аерылышырга карар кылган гаилә парларына психологик ярдәм күрсәтүче махсуслаштырылган хезмәт эшли башлады. Әлеге хезмәтнең максаты булып гаилә иминлеген пропогандалау, аерылышулар санын киметү, гаилә һәм никах институтын ныгыту тора. Гаиләдә нинди генә авыр хәл булмасын, һәрвакыт диярлек яхшы, дустанә мөнәсәбәтләрне саклап калу мөмкинлеге бар. Шалтыратыгыз безгә, һәм без бергә чыгу юлын табарга тырышырбыз...

Эш графигы:  эш көннәрендә 10.00дән 18.00гә кадәр (җомга - 16.45кә кадәр).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International