РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин  Чирмешәндә гражданнарны кабул итте

2016 елның 22 ноябре, сишәмбе

2016 елның 22 ноябрендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин кабат Чирмешәнгә килде, муниципаль район хакимияте бинасында гражданнарны кабул итте.
Чирмешәнлеләр депутатка төрле мәсьәләләр буенча  мөрәҗәгатьләрен җиткерделәр. Ул райондашларыбызны  игътибар белән тыңлады, һәр мәсьәләнең асылына төшенергә тырышты.  Шешминка авылында Дмитрий Солунский храмын төзекләндерүдә башлап йөрүчеләрнең берсе Екатерина Зубованың гозере да Айрат Хәйруллин да кызыксыну уятты. Чиркәүне торгызуга йөзләгән кеше үз өлешен керткән. Ләкин биредә әле башкарасы эшләр байтак.

Озак еллар район үзәк больницада  хезмәт куючы Гөлшат  Фәсхетдинованы хастаханәгә килүче авырулар өчен уңайлыклар, аерым алганда баскычлардан менгәндә тоткалар булмавы борчый. Больницаның баш врачы Рөстәм Мирзин, үзе дә монда килеп,  әлеге проблеманың актуальлеген билгеләп үтте, шулай ук диагностика өчен бик кирәкле җиһаз алуда депутаттан ярдәм сорады. 

Депутатка килүчеләрнең күбесе халык мәнфәгатен кайгыртып йөрүчеләр: Урманасты Үтәмеш һәм Яңа Элмәле авылларына - юл, Кара Чишмәдә сугышта һәлак булучыларга һәйкәл кирәк, Бәркәтә һәм Утыз Имән мәдәният йортларында музыкаль җиһазлар тузган  икән, Кармышта фельдшер - акушерлык пунктына ихтыяҗ бар. “Чирмешән” физкультура – сәламәтләндерү комплексы директоры Камил Назыйров бассейнда җиһазларның нык искергәнлеге, ремонт, аерым котельный кирәклеге турында җиткерде. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International