2016 елның 23 ноябрендә Чирмешән район үзәк больницасында медицина хезмәткәрләренең чираттагы утырышы узды. Баш врач Рөстәм Тәлгать улы киңәшмәне ачып җибәрде һәм медицина хезмәткәрләрен Казан шәһәрендә узган конференциянең карары белән таныштырды. Баш врач үзенең чыгышында, тагын бер кат, игътибарлы булырга кирәклеген искәртте.