"Үтәмеш" җәмгыяте хезмәткәрләре район прокуратурасына хезмәт хокуклары бозылу турындагы гаризалар белән мөрәҗәгать иттеләр.
Тикшерү вакытында оешманың хезмәт хакы буенча 1 миллионнан да артыграк бурычы барлыгы ачыкланды. Прокуратура үткәргән тикшерү нәтиҗәләре нигезендә 40 гариза буенча эш судка тапшырылды. Прокуратура актлары тикшерү стадиясендә.
Чирмешән районы прокуратурасы.