Чирмешәннең "Яшь Гвардияче"ләре активистлары Әниләр көне уңаеннан, район мәдәният йортында хәйрия концерты уздырдылар. Концертта җыелган акчалар мөмкинлеге чикле балаларга яңа ел бүләкләре алу өчен район инвалидлар җәмгыятенә тапшырылды. Концерт ахырында "Минем зур гаиләм" исемле фото конкурска йомгак та ясалды.