26 ноябрьдә Бәркәтә авылы мәдәният йортында "Туган як җәүһәрләре" район фестивале башланып китте.Тамашачыларга «Халкым бизәкләре» исемле театральләштерелгән композиция тәкъдим ителде. «Кичке уен», «Кодалар килү», «Бәби үстерү» куренешләренә үреп бик куп жырлар, биюләр дә ззерләгәннәр. Быелгы программаларына да, концертны оештыручылар, яшьләрне җәлеп итәргә тырышканнар. Алар арасында: Рәдис Хасанов, Рәсимә Сибгатуллина, Алсу Иранова, Алсу Җамалиева һәм башкалар. Мәдәният йортының фойесында киләсе Экология елына карата күргәзмәне карап, килгән барлык тамашачылар һәм кунаклар чәй, коймак, бавырсак белән сыйландылар.