Мини-футбол буенча безнең команда икенче урынны яулады

2016 елның 28 ноябре, дүшәмбе

25-27 ноябрь көннәрендә Базарлы Матакта мини-футбол буенча муниципаль хезмәткәрләр арасында республика спартакиадасы узды.

Бу ярышларда безнең район командасы икенче призлы урын яулады. Команда составында Марат Әһлиуллин, Илнур Җамалтдинов, Рәсим Шәрифуллин, Фәнис Гайнуллин, Рәдиф Халиков, Илназ  Мөхетдинов, Марат Миншин, Ринат Назыйров, Айрат Гыйниятуллин, Ленар Камалов, Рамил Хәмидуллиннар уйнады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International