Дүрт спорт төре буенча (чыңгы,волейбол,бадминтон,мини-футбол) гомум команда беренчелегендә  безнекеләр 3нче урында

2016 елның 29 ноябре, сишәмбе

25-27 ноябрь көннәрендә Базарлы Матакта мини-футбол буенча муниципаль хезмәткәрләр арасында республика спартакиадасы узды. Бу уенннарда безнең команда да актив катнашты һәм икенче призлы урынга ия булдылар. Өченче зонада авыл районнары арасында 13 муниципаль берәмлек көч сынашты.

Бу ярышларда безнең район командасы икенче призлы урын яулады. Команда составында Марат Әһлиуллин, Илнур Җамалтдинов, Рәсим Шәрифуллин, Фәнис Гайнуллин, Рәдиф Халиков, Илназ  Мөхетдинов, Марат Миншин, Ринат Назыйров, Айрат Гыйниятуллин, Ленар Камалов, Рамил Хәмидуллиннар уйнады.

Дүрт спорт төре буенча (чыңгы,волейбол,бадминтон,мини-футбол) гомум команда беренчелегендә  безнекеләр 3нче урында. Тагын 4 спорт төре буенча (өстәл теннисы, шахмат, йөзү, җиңел атлетика) ярышлар калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International