2016 елның 24 ноябрендә Нурлат аграр техникумы филиалы хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераны Гришанин Георгий Васильевичны 98 яшь тулуы белән тәбрикләделәр.
Сугыш ветераны кызы Валентина Георгиевна тәрбиясендә яши, бүген дә үзе хәрәкәтләнә, таза, дөнья хәлләре белән кызыксына. Якташыбыз "Землянка" исемле хикәя язган, ул аны кунакларга да укыды. Георгий Васильевич берничә ел тоткынлыкта була, тормышта да югалып калмый, үз урынын таба, язмышына үпкәләми.