"Бизнес-десант" Чирмешәндә уза

2016 елның 29 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының икенче ел рәттән уздырылучы «Бизнес Десант» белем бирү проекты республиканың яртысын биләп алды. Семинарлар  23 муниципаль районда үтте, семинарларга 1200гә якын кеше – инде эшләп килүче һәм әле үз эшен ачарга ниятләгән эшкуарлар җыелды. 15 декабрьгә кадәр «Бизнес Десант» экспертлары командалары тагын  22 муниципаль районда тукталачак, шул исәптән Чирмешәндә дә уза.

Ул бездә 2016 елның 2 декабрендә 11 сәгатьтә район мәдәният йортында, Чирмешән авылы, Титов урамы, 1 адресы буенча узачак.

«Бизнес Десант» проектында катнашу эшкуарларга үз эшләрен үстерү перспективаларына яңача карау, агымдагы проблемаларны хәл итү юлларын табу һәм киләчәктә хаталар җибәрмәү мөмкинлеге тудыра.

«Бизнес Десант» проекты Татарстан Республикасында Икътисад министрлыгы химаясендә 2015 елдан бирле үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International