Елның бер көнендә - 1 декабрьдә планета халкы бер максатта берләшә - СПИД һәм ВИЧка каршы көрәшә. 2016 елның 28 ноябрендә бу көнгә багышланган "ВИЧ/СПИДны туктат" исемле акция старт алды. Үзәк китапханә хезмәткәрләре "Һәр вакыт булсын тормыш!" темасына түгәрәк өстәл оештырдылар. Әлеге чарада район үзәк больницасы терапевты Мотыйгуллина Э.Р., район мәгариф бүлеге психологы Иванова Е.В. һәм благочинный иеромонах Серафим катнашты.