Ул беренче тапкыр 1988 нче елның 1 нче декабрендә, барлык илләрнең сәламәтлек саклау министрлары очрашуында ВИЧ/СПИД буенча мәгълүмат алмашуны киңәйтүгә өндәмә булгач, билгеләп үтелә.
Ел саен бу көнне дөньяның бөтен төбәкләренә таралыш алучы ВИЧ-инфекция һәм СПИДка каршы көрәшү буенча көчләрне ныгытуга хезмәт итә. ВИЧ-СПИД пандемиясе белән бәйле барлык катлаулыкларны аңлап, БМО 1996 нчы елда алты бөтендөнья оешмасы берлеген булдыра. СПИДка каршы көрәш символы булып кызыл тасма санала, бу өлкәдә бер акция дә аннан башка узмый. Бу тасма СПИДның гәүдәләнеше буларак 1991 нче елның язында уйлап табыла. Идея рәссам Франк Муруга карый. СПИД авыруын 1981 нче елның 5 нче июнендә Американың авырулар өстеннән контроль үзәге теркәгән.
Җир шарында бу авырудан 25 миллионнан артык кеше үлгән. 60 миллионнан артык кеше ВИЧ инфекциясен йоктырган. 16 миллионнан артык бала ятим калган. Һәм әле һаман да көн саен 7 меңнән артык кеше бу куркыныч вирусны йоктыра. Бу авыру бер генә илне дә читләтеп үтмәгән.
Татарстанда 1987 елдан 2011 елның 16 ноябренә 13783 ВИЧ инфекцияле теркәлгән. Шуларның 12965е безнең республикада табылган, 818е читтән кайткан кешеләрдә.
2637 ВИЧ инфекцияле кеше вафат булган. Шуларның 408енә СПИД авыруы диагнозы куелган.
ВИЧ инфекцияле аналардан 1437 бала туган, шуларның 72сендә ВИЧ табылган.