1 декабрьдә, Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көнендә Нурлат аграр техникумының район филиалы студентлары әлеге йогышлы чир хакында чирмешәнлеләргә сөйләде. Медицина белгечләре белән берлектә оештырылган акциядә якташларыбызга замана авыруына каршы көрәш символы - кызыл тасма һәм аңлатма материал да тараттылар.
1981 елда Америка галимнәре яңа авыру – СПИД (синдром приобретенного иммунодефицита) теркиләр. Аны 20нче гасырның кешелеккә куркыныч янаучы, хәзер инде 21нче гасырның чумасы, диләр.