"Туган як моңнары" исемле лекция-концерт

2016 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

30 ноябрьдә балалар сәнгать мәктәбе Бәркәтә мәктәбе укучылары өчен "Туган як моңнары" исемле лекция-концерт оештырды. Лекциядә танылган  татар композиторлары Рөстәм Яхин, Салих Сәйдәшев, Сара Садыйкова, Луиза Батыр-Болгариларның иҗаты белән таныштырдылар, яшь  пианистлар, баянчылар, җырчылар аларның әсәрләрен башкарды. Шулай ук  сәнгать бүлегендә укучы балаларның эшләреннән күргәзмә дә тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International