2016 елның 1 декабрендә милек салымы түләү срогы чыкты.
Октябрь башыннан бирле, квитанцияләр ияләренә барып җиткәннән алып 18 миллион 675 мең сум салым җыелган. Район буенча 21 миллион 285 мең сум салым язылган, яки җыелырга тиеш булган.
Шулай итеп, 2015 ел өчен 2 миллион 610 мең сум салым җыелып бетмәгән, үткән елгы бурычларны (1 миллион 294 мең сум) да кушсаң 3 миллион 904 мең сум тәшкил итә.
2015 елның 1 октябренә салым буенча бурыч 5 миллион 900 мең сум булган, димәк бурыч кимегән.
Җир салымы буенча - 10, милек салымы буенча 13 авыл җирлегенең бурычы юк. 10 авыл җирлегендә барлык салымнар да түләнгән.