"Китапка икенче тормыш бүләк ит" проектында катнашучылар үзәк балалар китапханәсендә булдылар һәм 15 яңа китап бүләк иттеләр. Аннан соң балалар белән "Китап ничек барлыкка килгән?" исемле китапханә дәресе уздырдылар, китапның барлыкка килү тарихы турында җанлы әңгәмә кордылар.