Атналык киңәшмә

2016 елның 5 декабре, дүшәмбе

Бүген, 2016 елның  5 деабрендә район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина  район оешмалары җитәкчеләре  һәм авыл җирлекләре башлыклары белән  атналык киңәшмә үткәрделәр.

Киңәшмә бүләкләүдән башланып китте.  

Районны социаль-икътисади үстерүгә керткән өлеше, намуслы һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте  өчен Чирмешән районы  финанс Министрлыгы казначылык департаменты төбәк бүлеге җитәкчесе урынбасары  Никонова  Мөслимә Исхак кызы Чирмешән муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Утырышта катнашучылар полиция бүлегенең эшчәнлеге белән таныштылар, салым һәм торак колммуналь хуҗалык өчен бурычларның җыелуы, "Коммуналь челтәрләре"нең эшчәнлеге, шәхси хуҗалыклардын сөт җыю хакында  мәгълүматлар тыңладылар. Район хәрби комиссариаты начальнигы Дмитрий Палаткин көзге чакырылыш барышы белән таныштырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International