2016 елның 31 декабреннән Чирмешән районы коммуналь челтәрләре каты көнкүреш калдыкларны җыюны һәм эшкәртүне туктата. Килешү буенча, 2017 елның 1 январеннән Чирмешән муниципаль районында каты коммуналь калдыкларны җыю "Экосервис" җәмгыятенә йөкләнә.
Алда хәбәр ителгән сәбәпләр буенча оешма җитәкчеләре, көнкүреш калдыкларын утилләштерү өчен "Экосервис" җәмгыяте белән килешү төзергә тиеш.
"Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" директоры: А.М. Шакиров.