Ивашкино мәктәбенең 6 класс укучысы Аркадий Толстов бокс буенча Халыкара турнирда икенче урынны алды

2016 елның 5 декабре, дүшәмбе

Ивашкино мәктәбенең 6 класс  укучысы Аркадий Толстов бокс буенча Халыкара турнирда икенче урынны алды.

2016 елның 3-4 декабрендә Лениногорск шәһәрендә  бокс буенча  VIII  кубок «SHIFA»  Халыкара турнир узды. Турнирда Казахстан, Самара, Саратов, Уфа, Казаннан килгән яшь спортчылар катнашты. 

Бокс буенча дөнья чемпионы Николай Валуев баш судья булды. Ивашкино мәктәбенең 6 класс  укучысы Аркадий Толстов үз авырлыгында  икенче урынны алды. Аркадий  Грамота белән бүләкләнде һәм акчалата призга ия булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International