9 декабрь көнне “Чирмешән” физкультура – сәламәтләндерү комплексында физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен спорт бәйрәме була.
Монда гер күтәрү, боччо, армспорт һәм шашка буенча ярышлар була.
Уеннар сәгать 9да башлана. Белешмәләр өчен телефон 2-29-84.