Район үзәк больницасы хезмәткәрләре өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында булдылар

2016 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе

Халыкара инвалидлар көне уңаеннан район үзәк больницасы хезмәткәрләре өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында булдылар. Йорт-интернатта 61 кеше яши.

Акциядә катнашучыларның кан басымын һәм  кандагы шикәр күләмен үлчәделәр, киңәшләр  бирделәр, шулай ук  "Өлкән яшьтә сәламәтлекне саклау" темасына лекция  дә укыдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International