"Кеше хокуклары көне"

2016 елның 9 декабре, җомга

Кеше хокуклары көне бөтен дөньяда 10 декабрьдә билгеләп үтелә. 2016 елның 8 декабрендә Чирмешән районы Яшь Гвардиячеләре бу көнгә багышланган чара үткәрделәр.

Яшь Гвардия активистлары бу көннең килеп чыгу тарихы турында сөйләделәр. Аннан соң укучылар белән "Син үзеңнең хокукларыңны беләсеңме?" темасына викторина оештырдылар. Викторинада өч команда  көч сынашты. Уен йомгаклары буенча "Ак Барс" командасы 25 балл туплап җиңү яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International