Ветеран" һәм "Көзге моң" вокаль ансамбльләре өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында булдылар

2016 елның 9 декабре, җомга

Һәр елны бөтен ил буенча декабрьнең беренче декадасында инвалидлар декадасы уздырыла. Декада 3 декабрьдән  13 декабрьгә кадәр дәвам итә.

8 декабрь көнне район мәдәният йортының  үзешчән сәнгатьттә катнашучылары Валентина Кандрова исемендәге "Ветеран" (җитәкчесе Ә.М.Закирова) һәм "Көзге моңнар" (җитәкчесе Р.С.Шакирова) вокаль ансамбльләре район өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында яшәүчеләргә концерт номерлары тәкъдим иттеләр. Алар биредә тәрбияләнүчеләр белән бергәләп татар һәм рус җырлары башкардылар, грамунда уйнадылар, өлкәннәр белән аралаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International