Оештыру комитеты карары белән Кармыш һәм Ивашкино авыл җирлекләре смотр-конкурста җиңүче дип табылды

2016 елның 9 декабре, җомга

2016 елның 8 декабрендә муниципаль берәмлекләр арасында Республика смотр-конкурсы оештыру комитетының утырышы булды. Утырышта номинантлар исемлеге ачыкланды.

Чирмешән районы буенча Кармыш һәм Ивашкино авыл җирлекләре җиңүчеләр дип табылды. 

2016 елның 21 декабрендә, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миннеханов катнашында, бүләкләү тантанасы була.

Җиңүчеләрне тәбрик итәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International