"Сөлчә" җәмгыятендә терлекчелек буенча семинар узды

2016 елның 9 декабре, җомга

Һәр атана саен  районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә терлекчелек буенча семинарлар уза. Бүген шундый киңәшмә "Сөлчә" җәмгыятендә үтте. Терлекләрне кышлату барышы белән хуҗалык җитәкчесе Хәмзә Хаматов таныштырды.

Хуҗалык фермасында терлекләргә һәм эшчеләргә барлык шартлар тудырылган, биналар ремонтланган, җитәрлек күләмдә сыйфатлы азык әзерләнгән. Бозаулар асралучы бинада да барлык  шартлар тудырылган - җылы, чиста, якты.

-Район җитәкчеләренә һәм белгечләренә бу хуҗалыктан күп нәрсәгә өйрәнергә була. Биредә терлекләрнең баш санын киметүгә юл куймыйлар, яхшы эшләп, терлекчелектән табыш алалар, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Ильяс Гатауллин.

Агымдагы елның 11 аенда хуҗалык 294 баш  мөгезле эре терлек саткан, әле тагын сату өчен буаз таналары бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International