Бүген, 2016 елның 9 декабрендә, Чирмешән физкультура-сәламәтләндерү комплексында Халыкара инвалидлар көненә багышланган сорт фестивале узды. Турнирда район өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында яшәүчеләр дә катнашты.
Князев Рәис Фәйзерахман улы, Кудряшов Петр Афанасьевич һәм Писягин Артем Евгеньевичлар шашка уенында яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр, ә Шигабетдинов Ленар Галәүтдин улы үз көчен кул көрәшендә күрсәтте. Фестивальне оештыручыларга зур рәхмәт.
Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты.