"Намуслы яшәргә кирәк" исемле республика конкурсында Чирмешән лицее укучысы Таңгөл Нурмөхәммәтованың эше (җитәкчесе Вильданов Фәйзелхак Габделхак улы) "Плакат" номинациясендә беренче урын алды. Аңа Грамота белән бергә кыйммәтле бүләк - планшет һәм энцеклапедия тапшырдылар.