8 декабрьдә район балалар сәнгать мәктәбенең халык иҗаты бүлекчәсе укучылары Казан шәһәрендә "Тат-АРС-Тан" балалар һәм яшүсмерләр иҗаты республика конкурс-фестивалендә катнаштылар. Яшь аккордиончы Илшат Латыйпов беренче урынны алды, гитарачыларның да уңышлары бар: Мансур Галәүтдинов 3 урында, Камил Казхаков һәм "Серебряные струны" гитарачылар ансамбле - дипломантлар.