7 декабрьдә "Татнефть" компаниесе булышлыгы белән "Рухият" хәйриячелек фонды 2016 елда иҗат иткән дүрт китап тәкдим ителде.«Туган яктан илһам алып – Вдохновленные краем родным» җыентыгында Чирмешән районы шагыйрьләре - Сафиуллина Галия Сәлим кызы, Гатина Илүзә Самат кызы, Меркулова Валентина Леонидовналарның иҗат җимешләре урын алган.