Бүген, 2016 елның 12 деабрендә район башкарма комитеты җитәкчесе Фаяс Минһаҗев район оешмалары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән атналык киңәшмә үткәрделәр.
Киңәшмә бүләкләүдән башланып китте.
Казан шәһәрендә 2015 елда су спорты төрләре буенча ХVI дөнья чемпионатын әзерәүдә һәм үткәрүдә катнашкан өчен "Казан шәһәрендә 2015 елда су спорты төрләре буенча ХVI дөнья чемпионаты" истәлек медале белән бүләкләнделәр:
- Игнатьева Татьяна Владимировна;
- Шәйхетдинов Раил Рөстәм улы.
Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:
- Каюмов Әсхәт Әбелгаз улы,
- Миронов Виктор Николаевич.
Утырышта катнашучылар полиция бүлегенең эшчәнлеге белән таныштылар, салым һәм торак колммуналь хуҗалык өчен бурычларның җыелуы, "Коммуналь челтәрләре"нең эшчәнлеге, шәхси хуҗалыклардын сөт җыю хакында мәгълүматлар тыңладылар. Район хәрби комиссариаты начальнигы Дмитрий Палаткин көзге чакырылыш барышы белән таныштырды.