Кичә Чирмешән районы яшь гвардиячеләре Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышлап чара уздырды. Яшь гвардия активистлары яшүсмерләргә Конституция, аның ни өчен кирәк булуы, кем тарафыннан кабул ителүе турында сөйләделәр. Ахырдан "Россия Конституциясе" исемле викторина үткәрделәр.