Кызыл Яр поселогында яшәүче Мөсәвәрә Әбуталипова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2016 елның 13 декабре, сишәмбе

Кызыл Яр поселогында яшәүче Мөсәвәрә Әбуталиповага 90 яшь тулды. Сигез бала әнисен, 21 онык, 24 оныкчык әбисен котларга балалары, киленнәре, туганнары җыелган иде.
 Аны күркәм юбилее белән тәбрикләргә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова, социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина, Югары Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Кирам Гыйләҗев та килде. Алар юбилярга бүләкләр һәм Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын тапшырдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International