Бөек Ватан сугышы ветераны Фәсхетдинов Мөхәммәтдин Зәйнетдин улына 90 яшь тулды.
Авылның аксакалын юбилее белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова, район социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмздуллина, Түбән Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Рәдиф Халиков, Татарстан Республикасы Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссариаты военкомы Дмитрий Палаткин да килде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова ветеранга Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын, район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның бүләкләрен тапшырды.