2017 елда татарстанлыларны  120 ял көне көтә

2016 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында 2017 елда биш көнлек эш атнасы дип исәпләгәндә эш көннәре саны - 245, ә ял көннәре саны 120 көнне тәшкил итә.

Ял көннәре санына 18 эшләми торган бәйрәм көне: 1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8-нче гыйнвар - яңа ел каникуллары; 7-нче гыйнвар - Раштуа бәйрәме; 23-нче февраль - Ватанны Саклаучылар көне; 8-нче март - Халыкара хатын-кызлар көне; 1-нче май - Яз һәм хезмәт бәйрәме; 9-нчы май - Җиңү көне; 12-нче июнь - Россия көне; 30-нчы август - Татарстан Республикасы көне; 4-нче ноябрь — Халыклар бердәмлеге көне; 6-нчы ноябрь - Татарстан Республикасы Конституциясе көне, шулай ук Ураза һәм Корбан гаетләрен бәйрәм итү көннәре керә. ТР мөселманнары Диния нәзарәте биргән якынча мәгълүматлар буенча, Ураза гаете 25-нче июньгә һәм Корбан гаете 1-нче сентябрьгә туры килә. 

Татарстан Республикасында эшләми торган бәйрәм көннәре РФ Хезмәт кодексының 112 маддәсе нигезендә һәм Татарстан Республикасының 1992 елның 19-нчы февраленнән 1448-XII номерлы «Татарстан Республикасында бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында»гы законындагы 1 маддәсе нигезендә билгеләнә.

Шулай ук россиялеләр эшләми торган бәйрәм көннәре - 1 һәм 7 гыйнвар шимбә һәм якшәмбегә туры килгәнгә, өстәмә 2 көн - 24-нче февраль һәм 8-нче май көннәрендә ял итә алачаклар.

Моннан тыш, 5 эш көнендә - 22-нче февраль, 7-нче март, 29 һәм 31 августта, 3-нче ноябрь көнне эш сәгатьләре бер сәгатькә кыскарачак.

Шулай итеп, 2017 елда 40 сәгатьлек эш атнасында эш вакыты нормасы 1955 сәгатьне тәшкил итә, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International