Срогыннан алда һәи төп агымда теләсә кайсы фәннән БДИ тапшыру өчен 2017 елның 1 февраленнән дә соңга калмыйча гариза язарга.
Быелгы чыгарылыш класс укучылары гаризаларны уку урынында яза. Элеккеге чыгарылышлар гариза бирү өчен мәгариф идарәсе органына барырга тиеш. Чирмешән районында БДИгә теркәлү урыны - район мәгариф бүлеге (Чирмешән авылы, Гагарин урамы, 7, тел. 2-55-14). Кабул итү көннәре: дүшәмбе - җомга 8дән 16 сәгать 15 минутка кадәр.
Теркәлү өчен кайсы фәннән БДИ тапшырырга теләвегезне күрсәтеп гариза язарга, үзең белән паспор, аттестат, СНИЛС алып килергә.
2017 елда БДИ тапшыру өчен гарза язарга соңга калмагыз!