Бүген Чирмешән лицеенда Чирмешән муниципаль районыны чыгарылыш класс укучылары аграр югары уку йортлары вәкилләре белән очраштылар.
Әлеге чарада Татарстанның феремер һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Байтимеров Камияр Миҗаһит улы, район башкарма комитеты җитәкчесе Фаяс Фәтхи улы Минһаҗев, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Шакир кызы Долгополова, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Ильяс Нәгыймулла улы Гатауллин, Казан дәүләт аграр университеты агрономия факультетының үсемлекчелек кафедрасы профессоры Фәрит Шәрип улы Шәйхетдинов, Казан дәүләт ветеринария академиясе профессоры Минсәгыйть Хәйрулла улы Лотфуллиннар катнашты.
Кунаклар үзләренең уку йортларының өстенлекләре турында сөйләделәр.
Хәзерге вактта Чирмешән районыннан, КДАУда - 24, КДАВМда 9 студент белем ала.